news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «МОҢ» мәйданында кытай һәм татар мәдәниятенә багышланган спектакль әзерлиләр

8 августта Казанда «МОҢ» мәйданында «Әлиф» берләшмәсенең «ЭЗ» премьерасы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльдә татар һәм кытай артистлары ике мәдәниятне нәрсә бәйләгәнен ачыклый. Уртаклыклар шактый: халык бәйрәмнәре, музыка, көрәш, табигатькә мөнәсәбәт һәм хәтта антропологик охшашлыклар.

Куелыш татарларның һәм Кытайдагы *И халкының мифологиясе, традицияләре һәм календарь циклларына нигезләнгән. Ә үзәктә — урман, хәтер һәм яңарыш, диелә хәбәрдә.

*И — Кытайның көньяк-көнбатышында, Сычуань, Юньнань һәм Гуйчжоуның таулы районнарында яшәүче борынгы мәдәниятле халык. Аларның мәдәни традициясе туган-тумача, бабалар һәм табигать белән тыгыз бәйләнешкә, эпос һәм тарихны авыздан-авызга тапшыруга, музыка, бию һәм йолаларга нигезләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot