news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мохтаҗларны кайнар ашлар белән тәэмин итү яңартыла

Кайнар төшке аш атнага өч тапкыр – һәр сишәмбе, чәршәме һәм җомга көннәрендә 10:00 – 11:00 сәгатьләрдә Борһан Шаһиди скверында бирелә.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят" хәйрия фонды мохтаҗлар өчен атналык төшке ашлар өләшүне яңарта. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар ашлар атнага өч тапкыр – һәр сишәмбе, чәршәмебе, җомга көннәрендә 10:00 – 11:00 сәгатьләрдә Борһан Шаһиди скверында биреләчәк (Борһан Шаһиди урамы, 7). Төшке ашка салат, аш, икенче аш, ипи һәм чәй керә.

Кайнар ашлар йортсызларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләргә, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә каралган. Битараф булмаган казанлылар аз керемлеләрне ашатуда катнаша ала. Оештыручылар белән элемтәгә чыгу номеры: 8 (843) 225-33-22.

Узган елда кайнар төшке ашлар белән 3 мең кеше тәэмин ителгән.

  • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә аз керемлеләр өчен “Приют” үзәге социаль проекты эшли башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot