news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мохтаҗларны ашат” акциясе уздырылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды әлеге чарада катнашкан барча мөселманнарга рәхмәтен белдерә

 (Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Корбан бәйрәмендә ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды “Мохтаҗларны ашат” дигән акция уздырды. Казанның Мәрҗани мәчетендә бәйрәме табыны әзерләнде, анда фонд исемлегенә кергән 150 гә якын мохтаҗ кеше чакырылган иде. Мәҗлестән соң барча кешегә корбан итләре салынган пакетлар өләшенде.

Бәйрәмнән соң “Зәкят” хәйрия фонды корбан итенең бер өлешен “Казан әниләре” оешмасына бирде. Әлеге оешмада 99 күп балалы ана исәптә тора. Казан әниләре Корбан бәйрәме күчтәнәченә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды әлеге чарада катнашкан барча мөселманнарга рәхмәтен белдерә: “Авыллардан килеп мохтаҗлар өчен корбан чалучыларга да, бәйрәм көнне ярдәмгә мохтаҗларның күңелен күрергә тырышучыларга да - һәммәсенә, Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсә иде!”

Бу хакта әлеге нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100