Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Мохтаҗларны ашат” акциясе башлана
Теләге булган һәркем фондка мөрәҗәгать итеп һәм 6 мең сум күләмендә сәдака биреп, мохтаҗларга булыша ала
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Мохтаҗларны ашат” акциясе башлануы турында игълан итте. Теләге булган һәркем аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итә ала. Моның өчен фондка мөрәҗәгать итәргә һәм 6 мең сум күләмендә сәдака калдырырга кирәк.
Әлеге акчалар ярдәмдә мохтаҗ кешеләрне ит белән тәэмин итү өчен тотылачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләргә “Зәкят” хәйрия фондына мөрәҗәгать итү сорала: Казан шәһәре, Тукай урамы, 3 нче йорт, 3 нче кат. Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар: 89872752959 яки 225-33-22.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз