news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мохтаҗларга 2 тонна бәрәңге таратканнар

"Зәкят" фонды бәрәңгенең бер өлешен “Кризисные мамы” хәйрия үзәгенә тапшырачак.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мөхәррәм аеның изге җомга көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы "Зәкят" хәйрия фонды мохтаҗларга һәм күп балалы гаиләләргә 10 ар кг бәрәңге өләшкән.

"Күп балалы гаиләләр шактый килде. Шәхсән үземнән һәм фонд хезмәткәрләре исеменнән безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм. Күпләрнең өйләрендә ашарга ризыклары юк, аларга 10 кг бәрәңге бүләк кебек", - дип билгеләп үтте "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Ирек Җиһаншин.

Шулай ук аның сүзләреннән, бәрәңгенең бер өлеше “Кризисные мамы” хәйрия үзәгенә тапшырылачагы билгеле булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100