news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Могҗизалар киштәсе» хәйрия ярминкәсе уза

Шәһәр халкы кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, уенчыклар, сувенирлар, сабын һәм башка әйберләр сатып ала алачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Казанда, 11нче октябрьгә кадәр, традицион «Могҗизалар киштәсе» хәйрия ярминкәсе узачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәдә шәһәр халкы кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, уенчыклар, сувенирлар, сабын һәм башка әйберләр сатып ала алачак. Алынган акчалар үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен дарулар сатып алуга, социаль учреждениеләрдән һәм мохтаҗ гаиләләрдән булган балалар өчен иҗади материаллар алуга юнәлдереләчәк.

Ярминкә шәһәрнең Ибраһимов проспекты, 56 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең икенче катында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Килүчеләргә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм шәхси саклану чараларын - битлекләрне яки респираторларны кулланырга кирәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100