Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Моцартның 270 еллыгына багышланган «Язгы фестиваль» узды
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Халыкара концерт оркестрының «Язгы Моцарт фестивале» классик композитор Вольфганг Амадей Моцартның 270 еллыгына багышланды. Моцарт – мәңгелек яшьлек символы, күпсанлы китаплар һәм кинофильмнар герое, ул дөньяда әсәрләре иң күп башкарыла торган композиторлар рәтенә керә.
Фестиваль кысаларында «Моцарт һәм Сальери» дип исемләнгән махсус программа тәкъдим ителде. Бу ике композиторның исемнәре музыка дөньясындагы иң танылган психологик триллер белән бәйле. Бөек Пушкин тарафыннан уйлап чыгарылган Моцартны агулау турындагы детектив тарих күптән инде кире кагылган, ә Сальери үзе үлгәннән соң 170 ел узгач ук суд тарафыннан тулысынча акланган. Шуңа карамастан, күп кенә кешеләр аны һаман да «уңышсыз композитор» дип кабул итә.
Бетховен, Шуберт, Лист һәм Черни кебек бөек композиторларны укыткан маэстро Сальери чынлыкта кем ул, аның үз вакытында Моцарт музыкасына караганда да популяррак булган иҗаты нинди? Концерт барышында әлеге һ.б. сорауларга җавап эзләделәр.
Программаны тамашачыларга Россия музыка тәнкыйтьчесе, журналист, теле- һәм радиотапшырулар алып баручы, Россиянең «ТЭФИ» телевизион премиясенең ике тапкыр лауреаты Артем Варгафтик тәкъдим итте. Аның сөйләме тамашачыга ике композитор арасындагы тарихи хакыйкатьне тирәнрәк аңларга ярдәм итте.
Артем Варгафтик чыгышында тамашачыларның игътибарын ике композиторның язмышларындагы капма-каршылыкка юнәлтте. Моцартның гомере иҗаты чәчәк аткан чорда, нибары 35 яшендә өзелә. Ә композитор Антонио Сальери 74 яшенә кадәр яши. Моцарт үз чорында ук танылган композитор була: император аңа махсус заказ белән опералар яздыра, бу исә аның сарайдагы югары дәрәҗәсен раслый. Сальери исә гомеренең соңгы елларында авыр язмыш белән очраша: аны үз ихтыярыннан тыш, мәҗбүри рәвештә юләрләр йортына озаталар. Нәкъ менә шунда «Моцартны мин агуладым» дигән уйдырма сүзләр туа һәм аның исеменә гомерлек кара тап булып ябыша.
Алып баручы бу вазгыятьне тарихи гаделсезлек дип атады. «Сальерины Моцартны агулауда гаепләүләр – тулысынча нахак сүзләр. Чынлыкта, ул үз заманының иң зур авторитеты, Бетховен һәм Шуберт кебек даһиларның остазы булган. Сальериның Моцартны агулавы турындагы миф – бөек сәнгатьнең (Пушкин трагедиясе һәм Шеффер пьесасының) тарихи хакыйкатьтән өстен чыгуы ул», – дип билгеләп үтте Артем Варгафтик. Аның әйтүенчә, Сальерига Моцартның таланты түгел, ә аның иреклелеге һәм җиңеллек белән иҗат итүе «көнләшү» объекты булып тоелырга мөмкин, ләкин бу беркайчан да җинаятькә нигез була алмаган.
Казанда беренче тапкыр Сальериның «Данаиды» операсыннан увертюра, «День Ангела» симфониясенең финалы, «Тарар» операсыннан ария һәм Фортепиано өчен концерты яңгырады. Бу әсәрләр бер кичәдә Моцартның дөньякүләм танылган шедеврлары белән үрелеп барды: «Свадьба Фигаро» операсыннан увертюра, «Волшебная флейта» операсыннан Төн патшабикәсе ариясе һәм оркестр белән фортепиано өчен танылган 21нче Концерт башкарылды.
Музыкаль кичәдә солистлар буларак Олег Шмаевский (фортепиано), Анна Бушеева (фортепиано), Рөстәм Касыймов (фортепиано), Рената Садыйкова (фортепиано), Надежда Игнатьева (вокал) һәм Данил Зиатдинов (вокал) чыгыш ясады.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз