news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында юридик ярдәм күрсәтү нокталары эшли

Мобиль нокта төркемендә нотариаль палата вәкилләре, адвокатлар, суд приставлары бар.

Казанда мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында юридик ярдәм күрсәтү нокталары эшли
Гөлүзә Ибраһимова

Казанда өлешчә мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында юридик ярдәм күрсәтү нокталары эшли. Татарстан республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибятов, мобилизацияләнүчеләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүе һәм аларга ярдәм күрсәтү тәртибе турында сөйләде.

«Казан Экспо»да һәм Танк училищесы полигонында юридик ярдәм күрсәтү буенча мобиль нокталар оештырдык. Безнең төркемгә нотариаль палата вәкилләре, адвокатлар бар. Мобилизацияләнүчеләр индивидуаль рәвештә үз сораулары белән мөрәҗәгать итә. Кичә кичке сәгать биштән сигезгә кадәр 47 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның яртысының сораулары суд приставлары хезмәтенә иде. Кичә ул хезмәт вәкиле безнең командада юк иде, бүген төркем тулыланды, суд приставы вәкилләре дә бар», – дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, нигездә, социаль сәламәтлек, льготалы кредитлар, ипотека кредитының срогын күчерү турында сораулар бирәләр.

«Кайбер сорауларга җавап бирү өчен бер-ике сәгать җитә. Кайберләренә җавап әзерләү өчен бер көн яки тәүлек кирәк була. Безнең алда сорауларга тиз арада җавап табу бурычы тора. Без җыю пунктында булган һәр мобилизацияләнүченең соравына җавап бирергә тиеш. Юридик ярдәмне тулысынча күрсәтү җаваплылыгы безнең өстә», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Юридик ярдәм нокталарының эше турында оештыручылар тавыш көчәйткеч аша белдереп тора. 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100