news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә
http://dumrt.ru/

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, танк училищесында һәм танк полигонында мөселманнарга хәләл ризык ашату оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Солдатларны кайнар хәләл ризык белән тәэмин итү Казанның «Мәдинә food» кафесы һәм битараф булмаган мөселманнарның акчалата ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Кафе ризыкларны көн саен үз бәясеннән җибәрә. Киләчәктә әлеге башлангычка шулай ук «Аль-Бухари» һәм «Азу» кафелары да кушылачак.

Солдатларның бер көн туклануы 5000 сумга чыга. Хәләл ризык белән мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларындагы намаз уку бүлмәләренә йөрүче мөселманнар туклана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100