news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мобилизацияләнгән гражданнарның балалары спорт объектларына бушлай керә ала

Татарстан башкаласында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырыла башлады. Мәдәният учреждениеләреннән тыш, балалар спорт объектларына да бушлай керә алачак. Программада шәһәрнең 20 спорт комплексы катнаша, дип белдерде Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин.

«Мобилизациягә эләккән казанлыларның балаларына ярдәм күрсәтү программасы кысаларында бездә ике объект эшләячәк. Алар – «Ак Бүре» спорт комплексы һәм йөзү бассейны. Без, әлбәттә, әлеге программаны хуплыйбыз», - дип искәртте Ибәтуллин.

Аның сүзләренчә, запастан хәрби хезмәткә чакырылучыларның балалары өчен күнегүләр расписаниесе төзелгән инде. Әйтик, «Ак Бүре» тренажерлар залында күнегүләр дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә 16.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак. Шул ук вакытта, күнегүләрне тәҗрибәле остазлар үткәрә, алар арасында пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат Денис Габдрахманов та бар.

Тренажер залыннан тыш, мобилизациягә эләккән казанлыларның балалары йөзү бассейнына да бушлай керә ала. Күнегүләр атна саен якшәмбе көннәрендә 14.00-19.00 сәгатьләрдә узачак. Йөзәргә өйрәнә генә башлаган балалар өчен күнегүләр – кечкенә, ә йөзү серләренә төшенгән балалар өчен зур бассейнда оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100