news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мобилизацияләнгән егетнең никахын вакытыннан алда теркәгәннәр

Казанда мобилизацияләнгән егетнең никахын вакытыннан алда теркәгәннәр
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе

Татарстан башкаласында яшәүче, өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Рамил Диндаров үзенең кәләше Анна Кириллова белән никахны билгеләнгән көннән ике көнгә алдан теркәгән. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

33 яшьлек Рамил Диндаров һәм 28 яшьлек Анна Кириллова биш ел бергә, быел алар рәсми рәвештә үзләренең мөнәсәбәтләрен теркәргә булган. Законлы язылышу тантанасы 1 октябрьгә билгеләнгән, әмма гашыйкларның планнары күптән түгел генә игълан ителгән өлешчә мобилизация аркасында үзгәргән. Нәтиҗәдә алар 29 сентябрьдә өйләнеште.

Диндаров, никахны рәсми теркәүгә берничә көн кала, хәрби комиссариаттан повестка алган. Ул билгеләнгән көнне хәрби комиссариатка барган. Аның сүзләренчә, егет үзенең гражданлык бурычын үтәргә һәм хәрби частька китәргә әзер булуын белдергән. «Якыннары барысы да аның белән горурлана», - диде Анна Кириллова.

Никахны алдан теркәү өчен яңа көнне хәрби комиссариат, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе һәм Казанның ЗАГС идарәсе ярдәме белән билгеләгәннәр. Никахлашу тантанасына яшь гаилә иң якыннарын - әти-әниләрен һәм туганнарын чакырган. Яшь гаиләне Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин исеменнән шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100