Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мобиль прививка пунктларына 11,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән
Ай дәвамында мобиль прививка пунктлары 4 метро станциясе янында эшләде.
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Бер ай эчендә Казанда мобиль прививка пунктларына 11,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан сәламәтлек идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев җиткерде.
Казанда беренче тапкыр 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр “Җиңү проспекты”, “Кәҗә бистәсе”, “Яшьлек”, "Авиатөзеле" метролары янында мобиль прививка пунктлары эшләде. Мобиль бригадалар шулай ук “Агропромпарк”, “Казан ярминкәсе” сәүдә комплекслары мәйданнарында да булды.
“Җиңү проспекты”нда 3400, “Кәҗә бистәсе”ндә 2701, “Яшьлек”тә 2700, "Авиатөзелеш"тә 1337, "Агропромпарк"та 1 меңләп, “Казан ярминкәсе”ндә 330 кеше вакцинацияләнгән.
Бу көннәрдә биредә барлыгы 11 544 кеше, шуларның 380е республика буенча, прививка ясаткан.
Метро тирәсендә, билгеле, һава шартлары яхшы торганда, эшләү әйбәт, дип билгеләп үтте Хәлфиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз