news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мобиль диспансерлаштыру комплекслары эшли башлады

Бүген Татарстан башкаласында Казанның зур поликлиникаларына беркетелгән өлкән яшьтәге кешеләр өчен күчмә диспансерлаштыру башланып китте. Өч мобиль поликлиника иртәнге 6:00 сәгатьтән кичке 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Алар 20 һәм 21 номерлы шәһәр поликлиникаларына, шулай ук Казанның 7 номерлы клиник хастаханәсенә беркетелгән казанлыларны кабул итәчәк.

Мобиль поликлиникаларның берсе Кол Гали урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан, икенчесе – «Франт» сәүдә үзәге янында. Өченче мобиль диспансерлаштыру пункты Адоратский урамындагы 113 номерлы мәктәп янында урнаштырылган. Биредә табиблар казанлыларны 10 ноябрьгә кадәр кабул итәләр.

Диспансерлаштыру беркетелгән гражданнар өчен алдан язылу буенча үткәрелә. Кеше күп булмаган очракта процедураны язылмыйча да үтәргә мөмкин. Үзең белән паспорт, ОМС полисы (мәҗбүри медицина иминияте полисы) һәм СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) булырга тиеш.

Моннан тыш, мобиль комплекста флюорография һәм маммография дә ясыйлар.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә һәркем сәламәтлеген тикшерә һәм кирәкле тикшеренүләрне бушлай уза ала. Диспансерлаштыруны Казанда яшәүче һәркем беркетелгән урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot