Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Моабит дәфтәре» заманча театраль-шигъри перформанс узачак
Башкаланың «Черек күл» паркында 22 июньдә шәһәр халкын «Моабит дәфтәре» музыкаль-шигъри перформансында көтәләр. Шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил шигырьләрен драма сәнгате аша Казан театрлары актерлары, биюче-перформерлар, Yummy Music Band вокалистлары һәм музыкантлары тәкъдим итәчәк.
Музыкаль-шигъри перформанста Казан яшь тамашачылар театры актерлары Алсу Шакирова һәм Булат Гатауллин, Г.Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин, Болактагы Яшьләр театры актрисасы Виолетта Ченина, театр һәм кино актрисасы Алия Фәхретдинова катнаша. Тамашага шулай ук «Апуш» балалар театр студиясе дә җәлеп ителәчәк.
Тамаша ачык һавада булачак. Режиссер-куючы – Артур Әмиров, ул Муса Җәлилнең шигырьләрен тавыш аша гына түгел, хәрәкәтләр, музыка һәм хәтта сулыш аша да җанландырган.
Композицияләрне Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе вокалчысы Элина Сафина һәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Динар Шәрәфетдинов башкарачак. Хореографик номерларны перформерлар һәм хореографлар Лия Гыйсмәтуллова, Екатерина Дьякова һәм Олег Мельников тәкъдим итәчәк.
Үзенчәлекле музыкаль бизәлешне композитор Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band музыкантлары булдырачак.
Тамашачыларны парк амфитеатры янында 22 июньдә көтәчәкләр. Керү ирекле. Башлану вакыты – 20:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Музыкаль-шигъри перформанс Казан мэриясе тарафыннан шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы башланган көнгә һәм Муса Җәлил истәлегенә багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз