news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда моңарчы хөкемгә тартылган ир-ат хатынына берничә мәртәбә пычак белән кадаган

Ир белән хатын арасында ызгыш Лядов урамындагы бер йортның фатирында чыккан.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районында моңарчы хөкемгә тартылган ир-ат хатынына берничә мәртәбә пычак белән кадаган. Бу хакта Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир белән хатын арасында ызгыш Лядов урамындагы бер йортның фатирында чыккан. Росгвардиячеләр урында ачыклаганча, исерек хәлдәге 43 яшьлек ир-ат 33 яшьлек хатынына берничә тапкыр пычак белән кадаган.

Күкрәк читлеге һәм беләге яраланган хатын-кызны 12нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Ир-атны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100