news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Күпмилләтле Россия» XVI бөтенроссия журналистлар конкурсына йомгак ясалды

Казанда илебезнең мәдәни һәм этник күптөрлелеген яктыртудагы иң яхшы тәҗрибәләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән «Күпмилләтле Россия» XVI бөтенроссия журналистлар конкурсына йомгак ясалды.

Быел конкурска гаризаларның рекордлы саны – Россиянең 55 төбәгеннән 1249 эш кабул ителгән. Иң актив катнашучылар – Чечня Республикасы, Ростов өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы, шулай ук Татарстан Республикасы. Җиңүчеләр исемлегенә илнең 20 төбәгеннән вәкилләр кергән.

«Ел саен конкурска карата кызыксыну артуын күзәтәбез. Бу илебездә этномәдәни төрлелекне һәм милләтара татулыкны яктыртучы журналистларга ярдәм итү өчен мөһим мәйданчык. Һәр материал, һәр гариза – ул илебездәге һәрбер халыкның мәдәниятенә һәм традицияләренә карата сакчыл карашны күрсәтүче тарихлар һәм язмышлар», - дип билгеләп үтте «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

16нчы мәртәбә уздырылучы конкурс быел визуаль яктан үзгәрде. Аның яңа логотибы барлыкка килде: Казанның танылган символы буларак «Казан» гаилә үзәге образы һәм Россия халыкларының зур гаиләсе метафорасы. Бизәлештә каләм образы да бар: бу – журналистларның үткен каләме һәм аларның күпмилләтле илдә дуслыкны саклауга керткән өлеше символы. Шул ук вакытта логотип традицияләрнең дәвамлылыгы һәм аларның үсеше күрсәткече буларак танылган визуаль образларны саклап калган.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 октябрьдә Казанда узачак. Чарада бүгенге Россиядәге милли күптөрлелеккә һәм мәдәниятара диалогка багышланган иң яхшы журналист эшләре билгеләп үтеләчәк.

Бүләкләү тантанасы кысаларында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Үз Ватаннарында геройлар. Милли массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тематиканы яктырту үзенчәлеге» панель дискуссиясе узачак. Катнашучылар милли массакүләм мәгълүмат чараларының заманча геройларның образлары белән эшләве һәм аларның шәхси тарихларын гомуми патриотик көн тәртибенә интеграцияләве турында фикер алышачак.

Журналистлар күпмилләтле аудиториягә якын булачак геройлар эзләгәндә очраша торган чакыруларга аерым игътибар биреләчәк. Дискуссия нәтиҗәләре нигезендә, милли массакүләм мәгълүмат чараларына патриотик кыйммәтләрне ачык, дөрес һәм шаблоннарсыз яктыртырга мөмкинлек бирә торган мәгълүмат бирү форматларын булдыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot