Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда МММләр һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара ярдәм итешүе буенча форум уза
Бу уңайдан Татарстан башкаласына РФ һәм ТР хакимиятенең төрле тармак вәкилләре килде
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Россия федерациясенең милли-мәдәни мохтәриятләре һәм дәүләт хакимияте органнары үзара ярдәм итешүе буенча форум ачылды. Бу уңайдан Татарстан башкаласына РФ һәм ТР хакимиятенең төрле тармак вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге милли-мәдәни мохтәрият һәм башка милли оешма җитәкчеләре һәм активистлары, барысы бергә 100 дән артык кеше килде.
Пленар утырышны Россиянең төбәк үсеше министры урынбасары Максим Травников үткәрде, ә беренче булып ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сүз бирелде. Ул Татарстан халыклары ассамблеясы һәм милли-мәдәни мохтәриятләрнең эшчәнлеге турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин бигрәк тә республика хакимияте һәрвакыт төрле халык вәкилләренә туган телдә белем алу мөмкинлеге бирергә һәм үз милли традицияләрен өйрәнүгә теләктәшлек итүгә зур игътибар бирергә тырышты, дип билгеләп үтте. “Без толерантлык турында еш сөйлибез. “Толерантлык” сүзе “сабырлык” дигәнне аңлата, әмма без яңа дәрәҗәгә күчәбез. Без бер-беребезгә түзеп кенә тормыйбыз, ә бер дус гаилә кебек яшибез”, - дип белдерде республика парламенты башлыгы.
Форумны Федераль яһүд милли-мәдәни мохтәрияте оештыра. Максим Травников сүзләренчә, мондый киңәшмәне үткәрү урыны итеп Казанны сайлау очраклы түгел – шәһәр һәм республика үзен Россия субъектлары арасында икътисади күрсәткечләр буенча гына түгел, ә эчке милли сәясәт мәсьәләләрен хәл итүдә дә лидерларның берсе сыйфатында тәкъдим итте.
Форумда катнашучылар өч көн дәвамында җәмгыять тормышының милли-мәдәни һәм дин өлкәләрендәге проблемаларны хәл итү юллары буенча фикер алышачак. Алар – миграция, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, милли һәм конфессияара җирлектә экстремизмны кисәтү һәм булдырмау.
Иртәгә иртән форум кысаларында “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк. Алар бишәү булачак: “РФ этномәдәни күптөрлелекне саклауда милли-мәдәни мохтәриятнең роле”, “Милли-мәдәни мохтәрият һәм дәүләт хакимияте органнары: партнерлык тәҗрибәсе”, “Милли-мәдәни мохтәрият эшчәнлегенең халыкара аспектлары”, “Милли-мәдәни мохтәриятнең яшьләр һәм волонтерлар эше”, “Милли-мәдәни мохтәрият эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм перспективалары, “Милли-мәдәни мохтәрият эшчәнлегенең юридик аспектлары”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз