news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Мисс Татарстан» бүләге өчен чабышта Удмуртия аты җиңде

«Казан» ипподромында ат чабышлары 30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелә.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Казан» ипподромында уздырыла торган бәйрәм программасында «Мисс Татарстан» бүләгенә Удмуртиядән Радик Гарифуллинның «Редберри барс» кушаматлы аты ия булды. Биядә халыкара класстагы жокей Станислав Круглыхин чапты.

2400 метрны тәшкил иткән бу заездда барлыгы 15 бия катнашты.

«Казан» ипподромында ат чабышлары 30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot