Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Мисс Татарстан-2022» конкурсы җиңүчеләрен ачыкладылар
2022 елда республиканың төп чибәре таҗын Түбән Камадан 18 яшьлек Анна Атаманова алды. Ә «Мисс Казан-2022» титулына Ралина Әхмәдуллина лаек булды.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). Кичә, 28 гыйнварда, Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Мисс Татарстан-2022» конкурсының финалы булып узды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, 2022 елда республиканың төп чибәре таҗын Түбән Камадан 18 яшьлек Анна Атаманова алды. Ә «Мисс Казан-2022» титулына аның яшьтәше — Казаннан Ралина Әхмәдуллина лаек булды.
Быелгы конкурс кызларга финалга узу өчен үтәргә кирәк булган этаплар саны белән аерылып торды, дип сөйләде конкурсны оештыручы Камилла Хөсәенова.
«Кастингларның мондый саны илдәге эпидемиологик вазгыять белән бәйле. Барлык кагыйдәләрне дә саклау өчен, безгә кызларны берәмләп сайларга туры килде. Ә быелга гаризаларны 200 дән артыграк кеше тапшырган иде», — диде ул.
Титулга дәгъва кылучыларны компетентлы жюри сайлап алды. Алар арасында җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының шеф-редакторы Алексей Угаров, республика Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова бар иде.
Моннан тыш, онлайн трансляциядә «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз