news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Мисс Татарстан-2017" гүзәллек конкурсының финалы башланды

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узучы финал чыгышларда 30 кыз көч сынаша.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Казан-2017", "Мисс Татарстан-2017" титулларына ия булучылар ачыкланачак. Бу минутларда бәйрәм башланып китте. Бәйгенең финал өлешендә Татарстанның иң гүзәл 30 кызы көч сынашачак.

Шулай ук бу бәйрәмдә танылган артистлар һәм дәрәҗәле кунаклар катнашачак. 

Бәйгедә җиңүчеләр Татарстанның данын "Мисс Россия" илкүләм гүзәллек конкурсында һәм төрле халыкара проектларда яклаячак. Конкурс Татарстан Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәмендә үткәрелә.

"Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, бәйгене оештыручы Изольда Сахарова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә, 17 нче елны исәпкә алып, быел бәйгедә үзенә күрә бер "революция" булуын билгеләп узды. "Без гадәтләнгән нәфис, нәзәкәтле стильдән кырыс, креатив стильгә күчтек – ак, кара, кызыл төсләр хакимлек итәчәк", – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot