Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре була
11-12 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасының универсаль залында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре уза. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
11 октябрь 12.00 сәгатьтә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» музыкаль-драматик композициясе куела. Әлеге композиция Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормышына, иҗатына һәм батырлыгына багышлана. Спектакльнең режиссер-куючысы РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев, музыкаль бизәлеш өчен дә ул җавап биргән.
Композициянең нигезен Муса Җәлил шигырьләре тәшкил итә. Спектакль Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр, халык риваятьләре, җырлар, биюләр белән тулыландырылган. Композиция бербөтен итеп ясалган. Ул Муса Җәлил биографиясенә тупланган халык тормышы турында сөйли.
11 октябрь 17.00 сәгатьтә «Сагынган чакларымда» спектакле куела. Спектакль үзәгенә яшьлеге узган гасырның 30 нчы елларына туры килгән хатын-кызның истәлекләре салынган.
12 октябрь 17.00 сәгатьтә «Каргалы егете» спектакле күрсәтелә. Әлеге драма ике пәрдәдә уйнала. Аны татар теленә Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Бу куелыш ХХ гасыр ахыры - ХХI гасыр башындагы реаль биографик вакыйгаларга нигезләнгән. Спектакль татар сәүдәгәрләренең күренекле вәкилләре, Оренбург өлкәсенең эре «миллиончылары» һәм бөек меценатлары, үз чорының төбәк бизнесы элитасы турында бәян итә.
Спектакль темасының киң яңгырашы элеккеге эшкуарларның күпме эш урыннары булдыруына, хастаханә, мәктәп, ятим йортлары, чиркәү һәм мәчетләр төзүләре турында уйланырга мөмкинлек бирә. Бу биналарның күбесе белән Оренбург халкы әлегә кадәр горурлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз