Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Мирсәет Солтангалиевның мәхәббәт тарихы турында лекция була
Казанда Салих Сәйдәшев музеенда Санкт-Петербург язучысы Ренат Беккин белән очрашу була. «Мәдәни башкала» кунагы Татарстан Республикасына нигез салучыларның берсе Мирсәет Солтангалиев белән сәүдәгәрләр нәселеннән булган Фатыйма Ерзинаның мәхәббәт тарихы турында сөйләргә җыена. Бу хакта «Миллиард.Татар» яза.
Очрашуда кунаклар Фатыйма Ерзинаның чынлыкта кем булуын, парның аерылышу сәбәбе, чынлыкта Фатыйманың «йөрәге» кемнеке булуын һәм ни өчен аңа икенче никахы бәхет китермәвен беләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тыңлаучыларны 40 минутлык лекция көтә, ә аннары Санкт-Петербург кунагы тема буенча бирелгән сорауларга җавап бирә. Лекциягә сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз