news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әмирхан Еники фотокүргәзмәсендә архивтан сирәк фотолар тәкъдим ителәчәк

Күргәзмәдә татар язучысы яшәгән чор һәм гаилә архивы фотолары куелачак.

Казанда Әмирхан Еники фотокүргәзмәсендә архивтан сирәк фотолар тәкъдим ителәчәк
архив

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 21 февральдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә «Әмирхан Еники һәм татар дөньясы» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылачак. Анда татар язучысының гаилә архивыннан сирәк фотолар тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова сөйләде.

«Гаилә архивыннан фотоларны алдым, сайлыйсы гына калды, рәссамнарны ялладым. Әмирхан Еникинең милләт хәзинәсе булганын һәм аның татарлыгын ача торган дөньяны күрсәтәсем килә. Безнең балалар татарлыкны юкка чыгара торган дөньяда үсә. Әйе, без милли орнамент, яңа музыка кертәбез. Аны яңартырга кирәк микән? Татар халкы бит ул теория белән яшәми, җаны белән кабул итә», — диде ул.

«Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» конференциясенең пленар утырышы классик язучы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышлана.

Миләүшә Хәбетдинова планнары зурдан булуын әйтте. «Һәр адымыбыз милләтебезгә хөрмәт йөзеннән ясала. Хаталар була калса, гафу итәрләр дип уйлыйм. Бу эшчәнлегебез иҗади рухтан бара, без бернинди матди ярдәм күрмәдек. Шуның өчен университет җитәкчелегенә аңлаган һәм мөмкинлек биргән өчен рәхмәтлемен», — диде галимә.

«Татарлыкны тояр өчен, җәмәгатьчелеккә, студентларга һәм балаларга әлеге күргәзмәне тәкъдим итәсем килә. Аның әһәмияте дә шунда. Күргәзмә Әмирхан Еникигә генә багышланмаячак, ә язучы яшәгән чорны да күрсәтеп торачак. Бу — халыкның йөрәгеннән чыккан эш. Аның нәтиҗәсен чараларда күрә алабыз. Зур мәдәниятебезне һәрберебез күтәреп, мәйданга чыгарга тиеш дип саныйм», — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100