news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мирас” татарча аралашу клубы ачылды

Клуб Россиядән читтә туган татар студентлары арасында популярлашкан.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бу көннәрдә Универсиада авылында "Мирас" дип исемләнгән яңа татарча аралашу клубы ачылды. Аралашу клубының җитәкчесе Алмаз Шәмсетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә аның эшчәнлеге турында сөйләде.

“Татарча аралашу клубы шушы айда гына үз эшен башлады. Дөресен генә әйткәндә, клуб моңа кадәр дә бар иде. Хәзер ул исемен, юнәлешен үзгәртеп, татарча аралашу клубына әйләнде. Без татар дөньясын, икътисадын, тарихын, мәдәниятен, җырларын өйрәнәбез. Гомумән, без татарча аралашучы кешеләр белән җырлап, сөйләшеп, күңел ачып утырырга яратабыз”, - диде Алмаз Шәмсетдинов.

“Клубның җыелышларына кеше аз килә. Монда килүчеләр татар телен аз белә. Нигездә, алар Россиядән читтә туган татарлар: бу Казахстан һәм Үзбәкстан кебек илләр. Без аларга татар телен өйрәтәбез, мәдәният белән таныштырабыз", - диде ул.

Хәзерге вакытта Казанда 3 аралашу клубы эшләп килә.

"Чәйлик" клубының әйдәп баручысы - Надия ханым. Гадәттә, клуб утырышларына танылган татар җырчылары, мәдәният вәкилләре чакырыла. Клубның ВКонтакте социаль челтәренең төркемендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен файдалы мәгълүмат чыгып бара.

"Татарский самовар" клубының очрашулары Университет урамы 17 йортта пәнҗешәмбе көннәрендә 18:00дә уздырыла. Һәрбер очрашу билгеле бер темага багышлана.

"Мирас" клубының төп аудиториясе - студентлар. Нигездә клубта Россиядән читтә туган татарлар җыела.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100