news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «MiraS» ансамбленың юбилей концерты - «Татар-информ» онлайн-концертка чакыра

«MiraS» ансамбле – Татарстан Халыклары дуслык йортының визит карточкасы.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә 18 сәгать 30 минутта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясе залында «MiraS» инструменталь ансамбленең 10 еллыгына багышланган концерт башланып китә.

Әлеге концерттан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляция оештырачак.

Концерт Халыкара туган тел көненә багышлана, дип хәбәр итә Татарстан халыклары дуслык йортының матбугат хезмәте.

«MiraS» инструменталь ансамбле 2007 елда Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән төзелгән. Ансамбль җитәкчесе – Казан консерваториясе доценты, халыкара конкурслар лауреаты, танылган баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин. Ансамбль музыкантлары – флейтачы Гөлнара Ярмиева, скрипкачы Лира Насыйбуллина, бас-гитарачы Руслан Сафин һәм бәрмә уен кораларында Максим Куприянов. Алар барысы да Казан консерваториясен тәмамлаучылар.

2013 елда «MiraS» ансамблен Татарстан халыклар дуслыгы йорты үз канаты астына ала һәм профессиональ коллектив аның визит карточкасына әверелә.

«MiraS»ның репетуары киң – татар, рус, чит ил классикасы, дөнья халыклары музыкасы, Идел буе халыкларының фольклор музыкасы.

Концертта, шулай ук, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, җырчы Рәфинә Ганиуллина катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.

«MiraS» ансамблен котларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә дигән мәгълүмат та бар.

Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/29/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100