news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мини-футбол турнирының сайлап алу уеннарын үткәрергә әзерләнәләр

Турнир “Мегафон” компаниясе тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелган, аңа Казан мэриясе актив ярдәм күрсәтә

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). 19 мартта Казанда “Киләчәк сиңа бәйле” Кубогына Татарстан Республикасы балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләре командалары арасында мини-футбол буенча еллык турнирның сайлап алу уеннары узачак.
“Киләчәк сиңа бәйле” турниры “Мегафон” компаниясе тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелган, аңа Казан мэриясе актив ярдәм күрсәтә. Анда балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр катнаша. Әлеге турнир Россия кысаларында инде күркәм традициягә әверелде, Татарстанда исә сайлап алу уеннары икенче тапкыр узачак.
“Киләчәк сиңа бәйле-2010” сайлап алу турнирында республика балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдән барлыгы 18 команда катнаша. Уеннар 19 мартта Казанның “Ак Бүре” спорт комплексында узачак. Җиңүчеләрне ике яшь төркемендә (12-14 һәм 15-16 яшьлекләр) ачыклаячаклар. Җиңүче командалар 2-4 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында узачак мини-футбол турнирының Идел буе этабында катнашыр дип көтелә.
Турнирның төп призы – кубок һәм Сочига юллама. Анда быелның маенда мини-футбол буенча финал уеннары узачак.
Матчларда Мини-футбол ассоциациясе судьялык итә. Турнир 10.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot