news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мини-футбол турнирының Идел буе этабы узачак
“Киләчәгең үзеңнән тора” турнирын 2005 елда “Мегафон” компаниясе гамәлгә куйган, анда интернат-мәктәпләр һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). 3 апрельдә Казанда “Киләчәгең үзеңнән тора” Кубогына балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр командалары арасында мини-футбол турнирының Идел буе этабы узачак.
“Киләчәгең үзеңнән тора” турнирын 2005 елда “Мегафон” компаниясе гамәлгә куйган, ул өч этапта (төбәк, төбәкара (Идел буе) һәм федераль) уза. Анда интернат-мәктәпләр һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнаша.
Сайлап алу уеннары Идел буеның кайбер төбәкләрендә узган беренче тур нәтиҗәләре буенча “Киләчәгең үзеңнән тора-2010” Идел буе турнирының уенчылар составы билгеләнде. Алар арасында Татарстан, Калмыкия, Мордовия Республикалары, Самара, Сарытау, Оренбург һәм Волгоград өлкәләре балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләреннән 11 команда бар. Уеннар 3 апрель көнне Казанның “Ак Бүре” спорт комплексында узачак. Җиңүчеләр ике яшь төркемендә (12-13 һәм 14-15 яшьлекләр) ачыкланачак.
Турнирның Идел буе этабының төп призы – мактаулы кубок һәм Сочига юллама. Анда быелның май аенда мини-футбол буенча финал уеннары узачак.
Турнир 10.00 сәгатьтә башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2