Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Минем Туган илем — Татарстан» туган якны өйрәнүчеләр бәйгесе узачак
ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурста 6-8 һәм 9-11нче сыйныф укучылары катнаша.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 30 гыйнварда Казанның Алиш исемендәге Балалар иҗат сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Туган илем — Татарстан» туган якны өйрәнүчеләр шәһәр бәйгесе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Конкурста 6-8нче һәм 9-11нче сыйныф укучылары катнаша. Алар җиде кешедән торган командалар составында ярышачак», — дип аңлаттылар ведомствода.
Бәйгенең финалы уен форматында узачак. Катнашучыларга «Казан архитектурасы», «Казан — башкала», «Минем кече Ватаным герое һәм хезмәтчәне», «Казанның мактаулы кунаклары» темалары буенча белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак.
«Минем Туган илем — Татарстан» конкурсы укучыларның игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итүгә, аларның туган як тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз