news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Минем Такташ» операсы күрсәтелде

«Минем Такташ» камера операсы - KazanOperaLab проектының өченче эше, бердәнбер татар әсәре.

Казанда «Минем Такташ» операсы күрсәтелде
Владимир Васильев

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры сәхнәсендә күптән көтелгән «Минем Такташ» камера операсы тәкъдим ителде. Спектакль KazanOperaLab проекты кысаларында әзерләнде.

  • «Минем Такташ» камера операсы - KazanOperaLab проектының өченче эше, бердәнбер татар әсәре. Либретто авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Ильяс Камал, режиссер Лилия Әхмәтова. Ильяс Камал үзе «Sforzando» яшьләр оркестрына дирижерлык та итте. Солистлар – Эльза Исламова, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов.

Операга билетлар сатылмады, тамашачы махсус сайт аша язылып кертелде. Спектакль тулы залга күрсәтелде, тамашачылар арасында татарның иҗади җәмәгатьчелеге җыелган иде.

Авторларны һәм артистларны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Камал театры директоры Илфир Якупов, “Әкият” курчак театрына баш режиссер итеп билгеләнүе билгеле булган Илгиз Зәйниев, РФ һәм ТР композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, композитор Эльмир Низамов, Казан консерваториясе педагоглары Сәгыйть Хәбибуллин, Әлфия Җаббарова котлады.

KazanOperaLab проектының беренче ике операсы февраль аенда – Казанда Шаляпин фестивале барган көннәрдә күрсәтелде. Өченчесе төрле сәбәпләр аркасында ул вакытта өлгермәгән иде.

Тамашачылар «Минем Такташ» операсының аеруча музыкасын һәм солистларның эшен югары бәяләде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100