news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Минем авылым» кибетендә ундүрт районның фермер продукциясе сатылачак

Ярымфабрикатлар бары тик кул белән ясала, алар фермер продуктларыннан һәм суытылган иттән генә эшләнә.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). 9 ноябрьдә Казанда «Минем авылым» фермер продукциясе кибете ачылды, анда Татарстанда җитештерелә торган күп төрле продукция сатып алырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кибетне 2016 елда оешкан һәм фермерлар, шәхси хуҗалыклар, Татарстан кооперативлары җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән шөгыльләнүче «Центральный» (“Үзәк”) авыл хуҗалыгы кооперативы оештырды. Кооперативка 17 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы керә. Алар оешмалардан, фермер хуҗалыкларыннан һәм шәхси хуҗалыклардан торган 160тан артык авыл хуҗалыгы җитештерүчесен берләштерә.

2019 елдан башлап, кооператив Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра торган ярминкәләрдә катнаша һәм Әгерҗе, Саба, Балык Бистәсе, Балтач, Мамадыш, Менделеевск районнарының сөт продукциясен, сырларын, Балтач, Мөслим һәм Лаеш районнарының ит ярымфабрикатларын һәм башка продукция сата. Яңа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү буенча даими эш алып барыла.

“Ярымфабрикатлар бары тик кул белән һәм бары тик фермер продуктларыннан, суытылган иттән генә эшләнә, әзерләү процессында соя, крахмал, коры сөт һәм әзер продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен башка күп кенә җитештерүчеләрдә кулланыла торган бүтән “алыштыргычлар” кулланылмый”, - диләр кооперативта.

  • Кибетнең адресы: Казан шәһәре, А. Аббасов ур., 12 ("Весна" ТК).Эш вакыты: 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ялларсыз. Фермер продуктларын өйгә дә китертергә була, моның өчен www.avylym.ru сайтында заказ ясарга кирәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100