Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Мин тавыш бирдем» беләзеге буенча музейларга бушлай барырга мөмкин булачак
Татарстан музейлары һәм мәдәни учреждениеләренә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә 18-20 сентябрьдә «Мин тавыш бирдем» беләзеге буенча бушлай барырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
Әлеге учреждениеләр исемлегенә:
Татарстан Республикасы Милли музее;
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее;
Татарстанның табигый тарих музее;
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее;
«Хәзинә» милли сәнгать галереясе;
Заманча сәнгать галереясе;
Константин Васильев музее;
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы.;
Муса Җәлилнең музей-фатиры;
Каюм Насыйри музее;
Боратынский музее;
Горький һәм Шаляпин музее;
Композитор Н.Г. Җиһанов музее;
Салих Сәйдәшев музее;
Габдулла Тукайның әдәби музее;
Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее;
Ленинның музее;
Ислам мәдәнияте музее.
Ведомство хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен всейсемьейнавыборы.рф сайты эшли башлады. Анда чаралар турында мәгълүмат тупланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз