news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мин сайлауга барам” акциясе старт алды

14 сентябрьдә "Kazan-Arena" стадионында шәһәр бәйрәме уза

 (Казан, 4 сентябрь, Татар-информ, Руслан Дәүләтшин). Бүген университет  “таба”сы янында, УНИКС каршында, “Мин сайлауга барам” акциясе старт алды.

Акцияне оештыручылар – “Кадрлар резервы” республика программасында катнашучылар һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе химаясендәге “ТР Иҗади яшьләр академиясе” оешмасы вәкилләре.

Акциянең төп бурычлары – яшьләрнең гражданлык активлыгын күтәрү өчен шартлар булдыру, аларны 14 октябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашуга җәлеп итү.

“Безнең өчен сайлауларны кызыклы, җәлеп итәрлек итеп уздыру мөһим. Моның өчен без позитив эмоциналь фон булдырабыз, безнең карашка, ул яшь гражданны 14 нче сентябрьдә сайлау участогына килергә әйдәячәк. Әлбәттә, бу сайлауның аңлап башкарылуы мөһим, һәм һәркем киләсе 5 елга республика киләчәген сайлауны аңларга тиеш”, - дип билгеләп үтте “Кадрлар резервы” республика проекты җитәкчесе Валентин Шихобалов.

Бүген акция ике интерактив мәйданчыкта узды. Анда республика флагы рәсеме төшерелгән тасмалар, тематик магнитлар, буклетлар һәм һава шарлары өләштеләр. Бу чара сәгатьтән артык дәвам итте. Анда катнашучылар хис-кичерешләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

14 сентябрьдә "Kazan-Arena" стадионында шәһәр бәйрәме уза. Оештыручылар барлык тавыш бирүчеләрне чакыра. Бәйрәм шоу-концерты иртәнге сәгать 10 да башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда “Мин сайлауга барам” акциясе 7, 9, 12 сентябрьдә узачак, шулай ук 12 сентябрьдә – Чаллыда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100