news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмен Рөстәм Нигъмәтуллин ачты

Очучылар осталыгын күрсәтте, «Казан» Гаилә үзәге янында Татарстан предприятиеләре үз казанышларын тәкъдим итте.

Казанда «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмен Рөстәм Нигъмәтуллин ачты
Михаил Захаров

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда узган «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә очучылар чыгыш ясады, авиатөзелеш предприятиеләренең казанышлары урын алган стендлар куелды. Мастер-класслар һәм байкерлар чыгышы булды. Бәйрәмне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин ачты.

«Илебезнең авиация тармагы — бик җитди өлкә. Ул – күп кенә өлкәләрдә дөньякүләм лидер, Татарстан авиатөзүчеләрнең әлеге дус гаиләсендә алдынгы урынны били», - дип белдерде ул.

«Без самолетлар, вертолетлар, авионика җитештерәбез, республикада авиация белән бәйле машина төзелеше дә үсеш алган. Өстәвенә, яшьләрдә инженер профессиясенә дә, эшче һөнәренә карата да мәхәббәт уяту мөһим», - диде Нигъмәтуллин.

Тамашачылар «Профориентация аллеясы»нда Татарстанның авиация предприятиеләре турында күп кенә мәгълүматлар белән танышты һәм аларның уңышларын үз күзләре белән күрде.

Шәһәр өстеннән тантаналы рәвештә WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты флагы урнаштырылган вертолет очып узды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100