Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Миллиард.Татар» лекторие кысаларында татарча мөнәҗәтләр турында лекция узачак
«Миллиард.Татар» лекторие командасы татар музыкасының үзенчәлекле стиле – мөнәҗәтләргә багышланган лекциягә чакыра. Чара 12 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында узачак. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.
Идел буе татарларында мөнәҗәт стиленең барлыкка килү тарихы һәм бу музыкаль жанрның бүгенге торышы турында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйләячәк.
Татар мөнәҗәтләре тарихы белән танышудан тыш, чарада катнашучылар Мәрҗани мәчетенең «Мәрҗән» ансамбле саклап килгән мөнәҗәтләрне дә ишетә алачак.
Катнашу өчен теркәлү сорала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз