news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Милли Яңа ел үзенчәлекләре турында” дип аталган концерт уза

Әлеге тамаша Казан шәһәренең Телләрне үстерү программасы нигезендә, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 22 декабрьдә Казанда “Ак барс” яшьләр үзәгендә “Милли Яңа ел үзенчәлекләре турында” дип аталган концерт уза. Бу хакта бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов хәбәр итте.

Әлеге тамаша Казан шәһәренең Телләрне үстерү программасы нигезендә, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә “Казан – уртак йортыбыз” традицион шәһәр фестивале кысаларында оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot