news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәк

Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2017 елның 18-20 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум делегатлары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.

Быелгы форумга барлыгы 1050 делегат чакырылган. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән катнашачак. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре 18 май көнне түбәндәге секцияләргә бүленеп эшләячәк:

1. Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге;
2. Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге;
3. Мәчет һәм татар гаиләсе;
4. Ислам дине һәм күпкырлы матбугат (лекторий).

19 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.

20 нче май көнне, Форум делегатлары, ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә узачак “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.

Шулай ук татар дин әһелләре өчен мәдәни программа да каралган. Алар Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның «Мулла» спектаклен һәм “Казан” бию ансамбленең “Ефәк юлы” театральләштерелгән тамашасын карыячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100