Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда милли музейда "Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Бөек Ватан сугышлары" фестивале узачак
Бәйрәм 4-5 августта оештырыла.
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 4-5 августта Казанда янәдән Татарстан милли музее “Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Бөек Ватан сугышлары” төбәкара хәрби-тарихи фестивальгә чакыра. Бәйрәмне “Витязь» реконструкторлык клубы (җитәкчесе В.В. Хабаров) оештыра.
2017 елда фестиваль RUSSIAN EVENT AWARDS вакыйгалы туризм өлкәсендә “Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга” номинациясендә милли премиядә гран-прига лаек булды.
4 август программасы 1812 елгы Ватан сугышы чорына багышлана. Төп вакыйга булып Наполеон сугышлары чоры эпизодлары реконструкциясе булачак.
5 август 1941-1945 еллардагы Ватан сугышына багышлана. 2018 елда немец-фашист гаскәрләрен Курск бәрелешендә тар-мар итүгә 75 ел була. Бу көн шул вакыйга белән билгеләп үтеләчәк. Орел шәһәре нәкъ менә 1943 елның 5 августында азат ителгән.
Музейда кырыгынчы елларның модалы костюмнары күрсәтеләчәк, сугыш чоры җырлары яңгыраячак, мастер класслар узачак, күргәзмәләр эшләячәк.
“Түбәтәй” кафесы, сувенир лавкасы һәм фотосалон булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз