news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда милли матбугат чаралары форумына зуррак масштаб бирергә планлаштыралар

Киләсе елдан милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы зуррак масштабта узачак, шулай ук «Күпмилләтле Россия» конкурсында берничә яңа номинация кертеләчәк. Бу хакта агымдагы форумның пленар сессиясендә генераль директор урынбасары – Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең төбәк департаменты җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы Президиумы әгъзасы Рифат Сабитов хәбәр итте.

«Без бүген безнең сугышчылар – махсус хәрби операциядә катнашучылар турында күбрәк сөйләргә чакырабыз. Шуңа күрә «Күпмилләтле Россия» конкурсында яңа тематик номинация кертергә планлаштырабыз. Шулай ук Россиянең барлык журналистларына бөтен ил журналистлары катнаша алырлык матур исемдәге искиткеч форум турында бөтен дәүләт телерадиокомпаниясе аша киңрәк хәбәр итәргә телибез», – дип белдерде ул.

Шулай ук киләсе елда ясалма фәһем тарафыннан булдырылган фейкларга каршы аерым сессия багышларга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot