news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Милли мәгариф системасының яшәргә хакы бармы?”дигән темага фикер алышу узачак

Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында узачак бу чарада Татар милләте хокукларын яклау комитетына нигез салыну турында хәбәр ителәчәк

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). “Милли мәгариф системасының яшәргә хакы бармы?” 30 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында әнә шул актуаль темага “түгәрәк өстәл” утырышы узачак. Чараны Бөтендөнья яшьләр форумы һәм “YZEBEZ” яңа буын хәрәкәте оештыра. Фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, журналист Римзил Вәлиев, тарихчы Дамир Исхаков, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре,танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашачак.


Милли мәгариф системасы- милләт үсешенең тоткасы. РФ “Мәгариф турында”гы канунына 2007 елда кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, укыту программаларыннан милли-төбәк компонетны юкка чыгарыла. Татарстан аны саклап калу өчен бүген көрәшне дәвам итә. Шулай ук татар мәктәбен тәмамлаучы балаларның БДИ ны ана телләрендә бирә алу хокукы өчен РФ Конституция судында көрәш бара. “Түгәрәк өстәл” утырышында башкаланың 2 нче гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина белән Мәктәп үсеше фонды рәисе Аида Камалова суд процессының ничек узуы хакында бәян итәчәк.

Килеп туган шушы вәзгыятьне күздә тотып, Бөтендөнья яшьләр форумы “YZEBEZ” яңа буын хәрәкәте белән берлектә милли мәгариф системасын яклаган кампания башлап җибәрүе хакында хәбәр итә. Аннан алынган мәгълүматка караганда, “түгәрәк өстәл” утырышында Татар милләте хокукларын яклау комитетына нигез салыну турында хәбәр ителәчәк. Ул үз составында күренекле сәясәтчеләрне, мәгариф, фән, мәдәният хезмәткәрләрен, Татар иҗтимагый оешмасы вәкилләрен берләштерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100