news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда милли-мәдәни автономияләрнең әһәмияте турында зур сөйләшү бара

«Россия төбәкләрендә милли-мәдәни автономиянең этносара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүдәге роле һәм урыны» дип исемләнгән конференция үткәрелә

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Россия төбәкләрендә милли-мәдәни автономиянең этносара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүдәге роле һәм урыны» дип исемләнгән конференциянең пленар утырышы булды.

ТР Иҗтимагый палатасы милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендәге эшчәнлеген Халыклар ассамблеясе, милли-мәдәни автономияләр белән элемтәдән башка күз алдына китерә алмый. Хәзерге көндә әлеге юнәлештә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле эшләр башкарыла, диде утырышта чыгыш ясаган ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин. Ул бу эшкә муниципалитетлар һәм җирле органнарны тагын да оешкан төстә тартырга тәкъдим итте. Шулай ук А.Фомин мигрантлар, аларның чит мохиткә килеп эләккәннән соң кичергән психологик халәте проблемасының әһәмияте турында уйланырга чакырды.

Утырышта чит төбәкләрдән килгән кунаклар да катнашты. Алар арасында Марий Эл Республикасының мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министры Галина Ширяева да бар иде. Ул конференциядә катнашучыларны Марий Эл Республикасы дәүләт хакимияте органнарының дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру эшчәнлеге белән таныштырды. «Республикабызда төбәктә яшәүче барлык милләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгырта торган 33 милли-иҗтимагый оешма, үзәк, иҗади берлек эшләп килә. Татарларның Марий Элдагы милли-мәдәни автономиясе шулар арасында иң активлардан санала. Бездә Татарстандагы кебек Халыклар дуслыгы йорты булмаса да, Мәдәният министрлыгына буйсына торган милли-мәдәни үзәкләр бар. Шуңа дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашырганда без, нигездә, нәкъ менә аларга таянабыз», – диде Галина Ширяева үзенең чыгышында. Бу уңайдан министр Марий Эл Республикасындагы Татар мәдәнияте үзәгенең нәтиҗәле эшчәнлеген ассызыклап узды.

Чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты башлыгы Александр Терентьев та сүз алды. Ул департаментның милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү юнәлешендә башкара торган төп эшләрен барлады. «Без берничә ел дәвамында социологик тикшеренүләр уздырып киләбез. Аларның билгеле бер өлеше этноконфессиональ һәм милли мәсьәләләрне өйрәнүгә багышлана. Шулай ук Казан федераль университеты каршында иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессияара мәсьәләләр буенча фәнни-эксперт советы оештырдык. Шушы социологик тикшеренүләр ярдәмендә, фәнни-эксперт советы һәм милли-мәдәни оешмаларның фикерен исәпкә алып, иң актуаль дип табылган мәсьәләләрне хәл итәргә алынабыз. Нәтиҗәдә, узган елда республиканың милли сәясәте, Татарстандагы милли телләрне саклау программалары кабул ителде. Бүген алар тормышка ашырыла”, – диде Александр Терентьев.

Конференция кысаларында сессия утырышлары да оештырылды. Аларның берсе Россиядәге милләтара мөнәсәбәтләр һәм дәүләтнең милли сәясәтенә, икенчесе исә заманча Россиядәге милли-мәдәни автономияләр һәм башка иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә багышланды.

Иртәгә конференция үзенең эшен төгәлләр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot