Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Милли костюмнар парады» акциясе башланды
Бүген, 15 июльдә, «Милли костюмнар парады» акциясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә башлады.
Акциядә катнашырга теләүчеләр һәм призларга дәгъва кылучылар өчен Казан Кремлендә яки Болгардагы локацияләрдә – «Тормыш стиле – мәдәни код» фестиваленең этно-fashion мәйданчыкларында милли костюмда (татар, рус, мари һ.б.) яки аның заманча интерпретациясендә фотога төшәргә кирәк.
15-18 июльдә милли костюмда яки милли айдентика элементлары кергән образдагы фотоны социаль челтәрләргә урнаштырырга киңәш ителә. 19 июльдә акциянең жюри әгъзалары иң яхшы образларны сайлап алачак һәм бәйгегә нәтиҗәләр ясаячак.
Жюри әгъзалары фикере буенча иң яхшы образ авторына «Миллиард.Татар» проекты әзерләгән 20 мең сумлык күн мозаикасы эшләнмәсе тапшырылачак.
ТР Мәдәният министрлыгы өч номинациядә («Гаилә образы», «Милли костюмның иң яхшы реконструкциясе» һәм «Заманча милли образ») җиңүчеләргә милли бизәнгечләр бүләк итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз