news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда милли кием коллекционеры Гөлшат Ногайбәкова белән иҗади очрашу булды

Казанда «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә татар милли костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова белән иҗади очрашу узды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итте.

Ул үзенең уникаль татар баш киемнәре коллекциясен тәкъдим итте. Алар арасында такта калфак, мөгез калфак, камчат бүрек, тастар, яулык, шәл, түбәтәй һәм башка күп әйберләр бар. 

«Болар барысы да югала бара, юкка чыга. Безнең балаларга Кытай эрзацлары эләгүен теләмим. Безнең һәрберебездә уникаль әйберләр булырга тиеш, алар безнең балаларыбызга, оныкларыбызга күчәчәк», – ди ул.

Гөлшат фикеренчә, һәр йортта борынгы әйберләр куелган һәм ата-бабаларның фотолары булган киштә булырга тиеш.

Очрашуда осталар да, милли мәдәният һәм кул эшләре белән кызыксынучы кешеләр дә катнашты. Алар, аерым алганда, калфак һәм түбәтәйдәге бизәкләрнең нәрсә аңлатканын, ни өчен татар яулыгын «француз яулык» дип атаганнарын һәм борынгы кагыйдәләргә туры китереп тегелгән түбәтәйне ничек аерырга һәм ялганны сатып алмаска икәнен белде.

«Бу коллекционер эше генә түгел. Коллекцияләреңне ярату, һәр әйбернең тарихын белү дә мөһим. Очрашуларыбызны дәвам итүгә һәм бу эшне популярлаштыруга өметләнәм», – дип тәэсирләре белән уртаклашты «Яшәү сәнгате» үзәге директоры Айсылу Әхмәтшина. Аның сүзләренчә, Гөлшат Ногайбәкова белән киләсе очрашу татар милли бизәнү әйберләренә багышланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100