Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Милли кием» фестивале була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кабан күле буенда 30 августта «Милли кием» чарасы узачак, анда теләгән һәркем үз халкының милли костюмында килә ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Фестиваль 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр була. Бу вакытта Мәрҗани урамы җәяүлеләр өчен генә ачык.
Программада милли айдентика белән эшләүче дизайнерлар һәм брендлар маркеты; милли аксессуарлар ясау мастер-класслары; милли киемнәрне киеп мода күрсәтү; ТР Филармония джаз оркестры чыгышы; костюмнар һәм аксессуарларга багышланган экскурсияләр каралган,.
Чара режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты...» авторлык спектакле белән тәмамланачак.
Шулай ук танылган татар эшлеклеләре образларына багышланган «Кием галәме» күргәзмәсе дә ачылачак. Ул Камал театрыннан төшү юлында була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз