news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Милли әдәбиятлар китапханәсе» дип исемләнгән экспозиция ачылды

Китаплар Россия халыкларының туган телләрендә тәкъдим ителгән, әсәрләрнең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре бар.

Казанда «Милли әдәбиятлар китапханәсе» дип исемләнгән экспозиция ачылды
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә ноябрь аенда «Милли әдәбиятлар китапханәсе» дип исемләнгән экспозиция эшли. Бу турыда Милли каитапханәнең матбугат үзәге хәбәр итте.

Әлеге күргәзмә 16 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара толерантлык көненә багышланган.

Биредә күпмилләтле Россия язучыларының әсәрләре тәкъдим ителгән. Төрле халыкларның мәдәнияте һәм әдәбияты үзенең кабатланмаслыгы, үзенчәлеге белән аерылып тора.

Күргәзмәгә килүчеләр Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматовның искиткеч китаплары белән таныша, Рәсүл Гамзатовның шигърият дөньясына чума. Әлеге китаплар илебез әдәбиятын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керттел, диелә хәбәрдә.

Китаплар Россия халыкларының туган телләрендә тәкъдим ителгән, әсәрләрнең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре бар.

Күргәзмә киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot