news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Милли байлыкны саклау һәм таможня хезмәттәшлеге” дигән күргәзмә ачылды

Күргәзмә Россия, Украина, Белоруссия һәм Әзербәйҗан таможня хезмәтләре музейларыннан 300 гә якын экспонатны туплаган

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). “Казан” милли-мәдәният үзәгендә “Милли байлыкны саклау һәм таможня хезмәттәшлеге” дигән күргәзмә эшли башлады. Ул БДБ илләре таможня хезмәте җитәкчеләре советының 50 нче утырышы кысаларында оештырылды. Бүген күргәзмә экспозициясе белән Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Әзербәйҗан һәм Белоруссиянең таможня хезмәтләре вәкилләре танышты.
“Шушындый мөһим киңәшмәне үзебездә кабул итү зур мәртәбә. Экспортка йөз тоткан Татарстанның Федераль таможня хезмәте белән элемтәләре яхшы. Күргәзмәдәге экспозицияләр уникаль”, - дип билгеләп узды Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Бүген ачылган күргәзмә Россия, Украина, Белоруссия һәм Әзербәйҗан таможня хезмәтләре музейларыннан 300 гә якын экспонатны туплаган. Анда мәдәни кыйммәтләр контрабандасы белән көрәш төп тема итеп чыгарылган. Ул таможня хакында бу көрәш өчен җавап бирүче һәм мәдәни кыйммәтләрне саклаучы структура буларак сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100