news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Милли ашлар йорты" проектын Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр

"Милли ашлар йорты"нда ресторан, кәфеханә булачак, андагы ашларның кайберләре утын белән ягыла торган пичтә пешерәләчәк.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Бу объектлар туристик инфраструктурага керә.

Әлеге вакыйга барышында Президентны Казанда булачак яңа проект белән таныштырдылар. Каюм Насыйри урамы, 5а адресы буенча «Татинтер ресторантс» компаниясе генераль директоры Зөфәр Гәрәев Рөстәм Миңнехановка "Милли ашлар йорты" проектын тәкъдим итте, ул берничә бинадан торачак, бер бина - яңадан төзелгән мәдәни мирас объекты (Мәрҗани урамы, 10 адресы буенча ураншкан "Бикмөхәммәтов йорты", 188 ел), икенчесе - яңа бина. "Милли ашлар йорты"нда ресторан, кәфеханә булачак, андагы ашларның кайберләре утын белән ягыла торган пичтә пешерәләчәк. Шулай ук биредә фермерлар товарлары кибете һәм милли деликатеслар сатылачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ахырда Иске Татар бистәсендәге "Татар бистәсе" музеен карадылар (К.Насыйри, 38). Кунакларга экскурсия күрсәттеләр һәм Иске Татар бистәсе префектурасы белән Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары әзерләгән урамны туристик яткан үстерү проекты тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплады.  

news_right_1
news_right_2
news_bot