news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Миллениум» күперенең бер өлеше ремонтка ябылган

1 апрельдән 1 августка кадәр Казанда «Миллениум» күпереннән йөрү чикләнгән. Элегрәк бу хакта мәгълүмат башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыентыгында чыккан иде.

Ремонт сәбәпле, Вишневский урамыннан алып Әмирхан проспектына кадәр (Әмирхан проспекты юнәлешендә) участоктан хәрәкәт итеп булмый.

Ремонт вакытында автомобильләр өчен күпернең калган өлеше буенча ике яклы хәрәкәт оештыралар.

Искәртик, узган ел конструкциянең башка өлешендә ремонт үткәрелде. Әмма ремонт бару вакыты кыскарак - июньнән алып август ахырына кадәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot