news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда милләтара шахмат турниры узды

Шахматчылар арасында немец, украин, мари, төрекмән, чуваш, рус, татар, гарәп һәм таҗик милләтеннән вәкилләр бар иде.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Шахмат мәктәбендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре арасында милләтара шахмат турниры узды. Бу хакта Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Чемпионатта ике кешедән торган командалар (Татарстан халыклары Ассамблеясе составындагы милли-мәдәни автономия вәкилләре) көч сынашты. Алар арасында немецлар, украиннар, марилар, төрекмәннәр, чувашлар, руслар, татарлар, гарәпләр һәм таҗиклар бар иде.

“Турнир республикада шахматны популярлаштыру, төрле социаль һәм этник халык төркемнәре һәм катламнарында әлеге уенга кызыксыну уяту, иң оста шахматчыларны барлау максатыннан оештырылды”, — дип аңлата оештыручылар.

Турнирда җиңүне Татарстан немецларының милли-мәдәни автономиясе вәкиле Рөстәм Сәгыйтов яулады. Икенче урынны - Таҗикстан вәкиле Усман Сабиров, ә өченче урынны немецлар автономиясе вәкиле Андрей Кудрин алды.

Командалар арасында призлы урыннарда 1нче урынга - Татарстан немецлары милли-мәдәни автономиясе җыелма командасы, 2нче урынга - Татарстан таҗиклары милли-мәдәни автономиясе җыелма командасы лаек булды. 3нче урынга Татарстандагы гарәп студентлары берлеге җыелма командасы чыкты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot