Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Милләт җыены пленар утырышы башланды
Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Г. Камал театрында Милләт җыены пленар утырышы башланды.
Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Герое Дамир Йосыпов, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, 64 төбәктән, 12 чил илдән 500 милләттәшебез катнаша.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кереш сүзендә сайлау узганын, сайланган татар депутатлары арасында милләт өчен бирелеп эшләгән кешеләр булуын искәртте. Илдар Гыйльметдинов, Римма Утяшева һәм башкаларны мисалга китерде.
«Без узган елда беренче тапкыр Милләт Җыенын уздырдык. Стратегия кабул иттек. Шул стратегия нигезендә бер ел эшлибез. Шул программалар нигезендә грантлар, милли ансамбьләргә костюмнар бирә башладык. Иң мөһиме — безнең оешма җитәкчеләренә, татарларга өлкәләрдән дә ярдәм итәләр», — диде Васил Шәйхразиев.
Ул татарлар саны 2010 елгы җанисәптән соң 5,3 млн тәшкил итүен искәртте. «Татарлар санын саклап калу гына түгел, арттырып та була дигән фикерләр бар», — дип белдерде.
Милли Шура рәисе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, һәлак булган каһарман милләттәшләрне искә алу чаралары үткәнен исәртте. «Гази Заһитовның 100 еллыгына Мишкә районында зур һәйкәл ачылды. Бүген Башкортстанда 1 млн нан артык татар яши. Татарстан белән Башкортстанда 3 млн нан артык татар яши, бу безнең умыртка баганасы», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз