news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр

Заманалар үзгәрсә дә, “Милләт аналары”н онытмаска кирәк, дип саный тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова.

Казанда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр
Александр Эшкинин

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр. Утырышта танылган галимә, “Ил язмышын салып иңнәренә” китабы авторы Тәэминә Биктимирова чыгыш ясады. Ул XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башындагы татар хатын-кызлары хәрәкәтләре, мәгърифәтчелек темаларына тукталды, “Милләт аналары”ның язмышы хакында сөйләде.

Чараның төп максаты – җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларның ролен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында татар халкының дини мирасын популярлаштыру, рухи-әхлакый, милли-мәдәни, социаль юнәлештәге проектлар тәкъдим итү.

“Заманалар үзгәрсә дә, “Милләт аналары”н онытмаска кирәк. Ил язмышын үз иңнәренә күтәреп барган татар кызларының җәмгыятьтә тоткан урыннарына караш төрлечә булган. Үз дәүләте, үз иреге булмаган халык гореф-гадәтләрен, үзенең төп асылын ни дәрәҗәдә саклаган? Үз көнкүрешендә урнашкан матур гадәтләрдән халыкның коллык дәверендә акрынлап ераклаша баруы, хатын-кызга карашның үзгәрүе мәгълүм хакыйкать. Әмма татарның күп кенә зыялылары, хатын-кызларның коллар дәрәҗәсенә генә төшеп, мәгарифтән ераклаша барулары белән һич кенә дә риза булмыйлар. ХIХ йөзнең соңгы яртысында аеруча үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте татар кызларының язмышына уңай үзгәрешләр кертә. Мәгърифәтчеләр хатын-кызлар арасында гыйлем-мәгърифәт тарату, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм балалар тәрбиясен яхшырту, кыз балаларны кече яшьтән укыту зарурлыгы кебек заманның актуаль проблемаларын яклап чыгалар. Бу хезмәт, бу тырышлыклар нәтиҗәсендә, белем алуга, әдәбият мәйданында үз көчләрен сынап карарга теләүче йөзләрчә каһарман йөрәкле кызлар табыла. Игелекле татар байлары ярдәмендә кызлар өчен мәдрәсәләр, дин гыйлеме белән бергә дөньяви фәннәр дә укытылган мәктәпләр ачыла. Аларда гына да түгел, татар кызлары рус кызлары өчен генә ачылган төрле уку йортларына кереп белем алалар, хәтта Европа илләренә чыгудан курыкмаучылар да табыла”, - дип сөйләде Тәэминә Биктимирова.

Мәгълүмат өчен. “Милләт аналары” сүзе, термин буларак, беренче Риза Фәхретдин китапларында очрый. “Хатын-кызны тәрбияләү максаты – Милләт аналарын тәрбияләү. Чөнки мәгърифәтле, белемле аналар гына милләтне тәрбияли ала”, - дип язган галим.

Галимә лекциядә катнашучыларга Мөхлисә Буби, Хәдичә Ямашева, Әминә Мөхетдинова, Гайшә Апанаева, Фатиха Аитова, Зәйнәп Хәсәни, Гөлсем Әсфәндиярова, Илһамия Туктарова, Сәлимә Якубова һ.б “Милләт аналары” хакында сөйләде.

“Татарның тамырына балта белән кизәнгән Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә репрессия елларында аларның күбесе аянычлы язмышка дучар була. Аларның таланты чит җирләрдә сүнә, төрмәләрдә чери. Ләкин бу күренешләр, хөрмәткә лаек сыйфатлар милли тарихыбызны яктырткан, килер буыннар өчен гыйбрәт алырлык җуелмас эзләр булып калыр. Шуңа күрә әлеге очрашуның әһәмияте, монда катнашучыларга файдалы булыр дип ышанасы килә”, - диде тарих фәннәре кандидаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100